Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кеше һәм закон

Исемлек зурайды

Исемлеккә өстәмә рәвештә инвалид балалары булган яисә әлеге балаларны уллыкка алучылар, опекун һәм тәрбияләүче (попечитель) булган хатын-кызлар, шулай ук ялгыз ата булып исәпләнүче һәм 14 яшькә кадәрге һәм (яки) инвалид балалары булган яки шушы балаларның бердәнбер уллыкка алучысы, опекуны яисә попечителе булган ир-атлар кертелгән

2024нче елның 9 ноябрендә кабул ителгән 379-ФЗ санлы федераль закон нигезендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.9 маддәсенә үзгәрешләр кертелде: административ арест салынмаучы затлар исемлеге киңәйтелде. Исемлеккә өстәмә рәвештә инвалид балалары булган яисә әлеге балаларны уллыкка алучылар, опекун һәм тәрбияләүче (попечитель) булган хатын-кызлар, шулай ук ялгыз ата булып исәпләнүче һәм 14 яшькә кадәрге һәм (яки) инвалид балалары булган яки шушы балаларның бердәнбер уллыкка алучысы, опекуны яисә попечителе булган ир-атлар кертелгән.

– Моннан тыш йөкле хатыннарга, 14 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларга, 18 яше тулмаган затларга, I һәм II төркем инвалидларга, хәрбиләргә, хәрби җыеннарга чакырылган гражданнарга, шулай ук махсус исемнәре булган РФ Тикшерү комитеты, эчке эшләр органнары, Россия Федерациясенең җинаятьләрне үтәү һәм башкарма органнары системасы, Россия Федерациясенең милли гвардия гаскәрләре, янгынга каршы дәүләт хезмәте һәм таможня органнары хезмәткәрләренә карата административ арест кулланылмый, – дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев