Җинаять өчен җәза бар
Закон нигезендә, автомобиль яки башка транспорт чарасын урлау максатыннан тыш алып китү аны законсыз үзләштерү булып санала. Транспортны рөхсәтсез алып киткән өчен РФ Җинаятьләр кодексының 166 маддәсе буенча җаваплылык каралган.
РФ Югары суды чит кешенең автомобилен яки башка төр транспорт чарасын алып китү дигәндә, әлеге җинаятьне кылучының аны үзләштерү нияте булмаган килеш алуы дип аңлата. Бу очракта җинаятьченең максаты төрле булырга мөмкин: автомобильдә йөреп килү, кирәкле урынга тиз арада барып җитү, башка төр җинаять кылуны җиңеләйтү һәм башкалар. Транспортны үзләштерү, үз файдаңа куллану яки бүләк бәрабәренә кире кайтару нияте белән алып китү урлау буларак квалификацияләнә.
Башка төр транспорт чаралары дигәндә, Россия Федерациясе кануннары нигезендә, идарә итү өчен махсус хокук бирелүче транспорт: автобус, троллейбус, трамвай, мотоцикл, мопед, трактор һәм башка үзйөрешле машиналар, эчке янулы двигатель яки электр двигателе булган башка транспорт чаралары күздә тотыла. РФ Җинаятьләр кодексының 166 маддәсе нигезендә, әлеге транспорт чараларын урлау максатыннан башка алып киткәндә җинаять җаваплылыгы каралган.
Транспортның хәрәкәт итә башлавы яисә аның урыныннан күчүе әлеге җинаятьнең кылынуын күрсәтә.
Йозакны һәм сак системасын ватарга теләгән гамәлләр, транспортның двигателен кабызу яисә алып китү максатында хәрәкәт итә башлау, транспортны куллану нияте тормышка ашырылмаган булса да, аны урлау максатыннан башка алып китәргә омтылу буларак бәяләнә.
Квалификацияләүче билгеләрдән башка транспортны алып киткән өчен 120 мең сумга кадәр штраф, 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү, биш елга кадәр мәҗбүри эшләр яисә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнергә мөмкин.
– Бертөркем затлар тарафыннан алдан сүз куешып кылынган җинаять өчен җәза тагын да кырысрак. Бу очракта 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Оешкан төркем составында җинаять кылган өчен альтернативасыз 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнәчәк. Кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган көч куллану яисә көч куллану белән янап җинаять кылганда, 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев