Тегүче булып туган
Лилия Хәсәнованы райондашларыбыз оста тегүче буларак белә. Концерт костюмнары да тегә ул, смотр-конкурслар, балалар бию коллективлары өчен дә киемнәр әзерли.
Тегү белән Лилия мәктәп елларыннан ук кызыксына башлый. Мәктәптә укыганда, хезмәт дәресләрен аннан да ныграк яратучы булды микән?!
– Хезмәт укытучысы үз фәненең дә, тегү-бәйләүнең дә остасы иде. Истә калган: беренче эш итеп алъяпкыч, аннан соң күлмәк тегеп кидем. Кирәкле эскизлар, киемнәрнең рәсемнәрен ясау да җиңел бирелде миңа. Мәктәп тәмамлагач, әти-әнинең: “Төпле белем алырга кирәк. Тегүче булып кына әллә кая китә алмассың”, – дигән киңәшен тотып, документларымны Казан төзелеш институтына тапшырдым. Тик һаман да тегүче булырга хыялландым. Йокларга яткач та, матур үрнәктәге киемнәр тегүемне күз алдыма китереп, хыяллана идем. Тәвәккәлләп, үзем теккән алсу төстәге костюм-чалбарны киеп, ательега юл тоттым. Азнакайда бик мәртәбәле тегү йорты иде ул. Өстемдәге киемне үзем теккәнне белгәч, бишкуллап укучы-өйрәнчек итеп алдылар. “Мондый костюм тегеп кигән кызны үзебезгә алабыз, беркая да җибәрмибез!” – дип, миңа канатлар куйдылар, – дип сөйли Лилия апа.
Мәктәптә укыганда, иптәш кызларына да күлмәкләр, итәкләр, сарафаннар тегә ул. Күңелендә йөрткән, хыялында булган күлмәкләрне курчакларга тегеп кидерә.
– Ательеда мине мастер Гөлфия апага билгеләделәр. Мин аның кул астында шактый тәҗрибә тупладым. Алты ай укыттылар, мин белеп бетермәгән тегү серләренә өйрәттеләр. Вәрәшбаш авылында Зәйнәп әбием яши иде. Шунда кунакка кайткач, авыл клубында булачак тормыш иптәшем белән таныштым. Айдар белән матур гаилә кордык, ике малай үстердек. Тегүгә осталыгым бик ярдәм итте. Без яшь чакта киемгә кытлык иде, улларыма чалбарлар, курткалар тегеп кидердем. Хәләлемә дә куртка теккәнем булды. Балалар өчен костюмнарны, концерт киемнәрен аеруча яратып тегәм. Сабыйлар ваемсыз, чиста күңелле булгангадыр, балалар костюмнары җиңел тегелә. Курчакларга да заказ белән кием тектерүчеләр бар. Күңел яткан эш арытмый, һөнәремне бик яратам! – ди Лилия апа.
Лилия Хәсәнова – җиңел күлмәкләр тегүче. Ул теккән күлмәкләрнең саны-исәбе юк. Яңадан-яңа идеяләр белән янучы райондашыбыз бүген дә тегү серләренә өйрәтүче мастер-классларда катнаша, махсус журналларга языла.
Фото – Л. Хәсәнованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев