Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Холокост корбаннарын искә алу көне

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары өчен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чара уздырылган.

"Мөслим үзәкләштерелгән район китапханәсе хезмәткәрләре сугыш дәһшәтләре, нацист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү, кешеләрне күпләп юк итү, эзәрлекләүнең иң куркыныч чоры һәм холокост турында бик ачынып, күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләделәр. Сугыш дәһшәтләре турында презентация күрсәтелде. Чара ахырында Э.Межелайтисның "Көл" , Н.Коржавинның "Балалар Освенцимда" , М.Җәлилнең "Вәхшәт" шигырьләре укылды", - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.

Фото - Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев