Тормышның виртуаль көзгесе
30 июньдә Халыкара социаль челтәрләр көне билгеләп үтелә
Социаль челтәрләр бүгенге җәмгыятьтә зур роль уйный. Һәркемнең диярлек бер яисә берничә социаль челтәрдә үз интернет-сәхифәсе бар. Кайбер кешеләр бер социаль челтәрдә берничә аккаунт тота. Боларга өстәп, тагын бизнес аккаунтларын, хөкүмәт оешмалары сәхифәләрен, төрле хобби, шөгыль, фанатлар төркемнәрен, билгеле бер вакыйга уңаеннан кыска вакытка гына төзелгән төркемнәрне, интернет-газеталар, массакүләм мәгълүмат чараларының төркемнәрен тулаем күзалласак, социаль челтәрләрнең бүгенге тормыш өчен никадәр кирәкле, уңайлы һәм кызыклы өлкә икәнен аңлау кыен түгел.
Үзенә генә хас үзенчәлекләре, уңайлыклары булуы сәбәпле, һәр социаль челтәрнең үз кулланучысы, даирәсе бар. Без аларның таләпләренә җавап бирерлек мәгълүмат белән эшлибез. Массакүләм чара буларак, Мөслим-информның барлык популяр социаль челтәрләрдә дә үз аккаунтлары бар. Бу – һәркем үзенә уңайлы социаль челтәрдә беренчеләрдән булып Мөслим яңалыклары белән танышып бара ала, дигән сүз.
Арада иң “өлкәне” – Вконтакте социаль челтәрендәге “Без мөслимлеләр” төркеме. Әлеге төркемгә 2014 елда нигез салынган. Анда 13 меңнән артык язылучыбыз бар. Без мәгълүмат белән аена уртача 30-45 меңлек аудиторияне колачлыйбыз. Статистика күрсәткәнчә, 46 процентка якын кулланучыбыз – Мөслим ягыннан. Шуларның 80 проценттан күбрәге төркембезгә мобиль җайланмалар аша керә. Әлеге платформада вакыйга булган урыннарда төшергән фотолар һәм видеоконтент белән бүлешәбез, туры эфирлар үткәрәбез. Алар махсус бүлекләрдә тупланып бара. Агымдагы яңалыклар постлар рәвешендә урнаштырыла. Материалларны аерым темаларга бүлеп бирәбез. Моның өчен махсус хештеглар булдырдык. Алар аша билгеле бер темага караган мәгълүматны “сөзеп” укырга мөмкин. Әһәмиятле вакыйгаларны теркәп куябыз. Ул һәрвакыт беренче булып күренә. Төркемнең популярлыгы без куйган материалларның сезгә ни дәрәҗәдә кызыклы булуыннан тора. Акыллы технологияләр хәзер һәр кулланучы таләбенә туры килерлек мәгълүматны максатчан чыгара. Шуңа кулланучыларның актив булуы – лайклар рәвешендәге реакцияләр калдыруы, фикер белән уртаклашуы, дуслары белән бүлешүе бик мөһим.
Төркемебезнең актив кулланучыларын ачыклау максатында махсус кушымта урнаштырдык. Рейтингта иң актив дүрт кулланучыны ачыклыйбыз. Аларның активлыгын үзеңнеке белән чагыштырып була. 100дән артык язылучыбыз төркемебез куйган яңалыкларны хәбәр рәвешендә килерлек итеп көйләгән. Яңалыкларны беренчеләрдән булып белү өчен “хәбәр бирү” (“уведомление”) төймәсеннән файдаланырга кирәк.
Төркембездәге контентны формалаштыруда журналистлар гына түгел, гади кулланучылар, актив хәбәрчеләр дә катнаша. Хәбәрләшү бүлеге аша безгә хатлар, сораулар җибәрә аласыз. Без үз чиратыбызда сезнең гозер-үтенечләрегез буенча мәгълүмат тупларга, сорауларыгызга җавап бирергә, хәбәрләрегезне массакүләм мәгълүмат чараларына куелган таләпләргә туры китереп киң аудиториягә чыгарырга тырышабыз. Белдерү, реклама характерындагы хәбәрләр белән редакциябезнең реклама белгече эшли. Беренче эш итеп аңа мөрәҗәгать итсәгез иде, чөнки газетага бирелүче белдерүләрнең дә, интернет челтәрендәге рекламаның да илебез кануннары белән куелган үз таләпләре бар. Сайтыбызда барлык төр хезмәтләрнең бәяләре күрсәтелгән.
Туры эфирларны Вконтакте челтәрендә үткәрсәк, вакыйга булган урыннан алынучы оператив хәбәрләрне, фото һәм видеоларны “Мөслим-информ”ның Телеграм каналына урнаштырып барабыз. Аның мессенджер форматында эшләве биредә минут саен яңалык кую мөмкинлеген бирә. Телеграм – бик тиз үсүче платформа. Биредә безнең кулланучыларыбыз күп түгел. Шулай да ике ел эчендә язылучылар 4 мәртәбә артты.
“Одноклассники”да да “Мөслим яңалыклары” дип аталучы профилебез бар. Анда без максималь санда дусларга өстәлгән аудитория белән эшлибез. Яңа дуслар өстәү мөмкинлеге аз булу сәбәпле, “Мөслим-информ” төркеме булдырдык. Анда 1300дән артык укучыбыз бар. Биредә куланучылар саны чикләнмәгән.
Видеоконтент яратучылар “Рутуб”та “Муслюмовское телевидение” каналына языла ала. Биредә без Мөслим телевидениесенең һәр чыгарылышын, аерым сюжетларны, тапшыруларны – район тормышына кагылышлы эксклюзив видеоматериалларны урнаштырабыз. Бүгенге көндә безнең видеоязмаларны карау саны 1 миллионга якынлашып килә. Быелдан әлеге платформада язмача яңалыклар да урын ала.
“Дзен” блогер платформасында да хәзер Мөслим телевидениесе тапшыруларын карарга була. Зур тизлек белән үсеп килүче әлеге яңа платформаның киләчәге зур, диләр белгечләр.
Кулланучыларыбызның фикерләрен газета битләренә дә чыгара башладык. “Печән базары” рубрикасында чыгып килүче материаллар сезнең фикерләрегезгә таянып әзерләнә.
Тагын бер мөһим нәрсәгә игътибарыгызны юнәлтәсе килә. Безнең социаль челтәрләрдә урын алучы авторлык материалларының саллы гына өлеше газета өчен әзерләнгән мәкаләләргә нигезләнеп эшләнә. Газетаның тиражы, аны өйләренә алдырып укучыларның саны безнең интернет челтәрендәге уникаль язмаларның саны белән турыдан-туры бәйләнгән. Газета укучыларыбызның санын киметмәү – безнең тагын бер максат. Шуңа күрә авторлык материалларын тулы вариантта бары тик газетада гына бирәбез. Киләсе яртыеллыкка “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына язылырга өлгермәгән булсагыз, әле вакыт бар. Басмага һәр айдан язылып була, альтернатив подписканы сайлау мөмкинлеге дә бар.
Интернет челтәрендәге барлык сәхифәләребез дә татар телендә эшли. “Дзен” платформасындагы аудиториябезгә газетабызның русча – дубляж өчен язылган материалларын да тәкъдим итәбез. Татар телен иркен кулланучылар безнең төп аудиторияне тәшкил итә. Мөслим-информ интернетта нәкъ менә татар телле контентны үстерү өстендә армый-талмый хезмәт куя. Бер караганда, социаль челтәрләр өчен язылучылар саны күп тоелмаска мөмкин. Әмма безгә һәр укучыбыз кадерле кунак кебек якын. Туган телдә аралашу, фикер алышу өчен интернет челтәрендә дә мөмкинлекләр тудырылган. Теләге булган кешегә “Вконтакте” социаль челтәрен тулысынча татар телендә эшли торган итеп көйләп куярга була. Тел белгән кешегә кайда да иркенләп татар телендә аралашу, әңгәмәгә керү өчен смартфонына татар хәрефләрен урнаштыру, компьютер клавиатурасында татарча шрифт куллану авырлык тудырмый. Телебезне язмача куллану сыйфаты һәр кешенең үзаңыннан тора. Бу мәсьәләгә һәркем җаваплы карасын иде. Үзен хөрмәт иткән кеше телен дә, милләтен дә, туган илен дә хөрмәт итә. Социаль челтәрләр, виртуаль булса да, тормышыбызның аерылгысыз көзгесенә әверелде. Бу көзгедә һәркем үз чагылышын чынбарлыктагыча күрсен иде.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев