Хәтер мәңге яши
15 февральдә совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылуга 37 ел тулды
Бу көнне Сугышчан һәм хезмәткә дан мемориаль комплексында, традиция буларак, тантаналы митинг үтте. Анда район җитәкчелеге, Сарман һәм Мөслим
районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Һадиуллин, яшь армиячеләр, Алдынгылар хәрәкәте активистлары, әфганчылар һәм локаль сугыш ветераннары катнашты.
– Бүген хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәгән батыр ир-егетләрне искә алу көне. Дөньяның төрле почмакларында гомер итүче, кайнар нокталар аша үткән әфганчылар батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтте, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 20 февраль саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев