Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Онытырга хакыбыз юк!

27 гыйнварда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә

Холокостның нәрсә икәнен аңлау өчен, геноцидның мәгънәсенә төшеник. Зур энциклопедиядә аңа мондый билгеләмә бирелә: “Геноци́д (грекчадан “генос” – нәсел, ыру һәм латинчадан “цайдо” – үтерү) – милли, этник, расачыл яки дини төркемне, әлеге төркем әгъзаларының сәламәтлегенә төрлечә зыян салып, бала тудыруга каршы килеп, күченергә мәҗбүр итеп яисә төркем әгъзаларын физик яктан юкка чыгаруга нигезләнгән тормыш шартлары тудырып, тулысынча яки өлешчә юк итүгә юнәлтелгән гамәлләр”. Холокост, үз чиратында, 1933-1945 елларда Германиядә һәм нацистлар оккупацияләгән илләрдә яшәгән яһүдләр геноцидын күздә тота. Әлеге чорда 6 млн яһүд юк ителә. Бу – ул чорда Европада яшәгән яһүдләрнең өчтән ике өлеше.

Германиядә яһүдләрне җәберләү аларны талау, үтерүдән башлана һәм, “Яһүдләр мәсьәләсенең соңгы чишелеше” планын (нацистлар тулаем бер халыкны юк итүләре турында ачыктан-ачык әйтмиләр) имзалаганнан соң, иң югары дәрәҗәсенә җитә. Яһүдләрне юк итүгә корылган беренче эре масштаблы чара 1941 елның сентябрендә Киевта була. Бабий Яр ызанында ике көн эчендә, нигездә Украина коллаборационистлары тарафыннан, 33701 яһүд атып үтерелә. Шул ук урында нацистлар йөзләгән чегәнне, Киевта яшәүче гади халыкны һәм әсирлеккә эләккән совет хәрбиләрен дә юк итә. Бу 1943 елда Совет Армиясе Киев шәһәрен алганчыга кадәр дәвам итә.

Яһүдләр геноциды нигезендә антисемитизм ята. Зур энциклопедиядә ул “Яһүдләргә карата этник һәм дини түзә алмау, ксенофобиянең бер формасы” дип аңлатыла. “Антисемитизм” термины Көнбатыш Европада 1870-80 елларда барлыкка килә. Яһүдләрне эзәрлекләү христианство белән иудаизм арасындагы каршылыклар аркасында башлана. Соңрак ислам дине таралган илләрдә дә иудейлар шундый каршылыкларга дучар була. Яһүдләрне эзәрлекләү һәм җәберләү темасы әлеге халык тарихында зур урын били, киңкырлы һәм катлаулы мәсьәләне бер мәкаләдә генә ачу мөмкин түгел.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 24 гыйнвар саныннан укыгыз.

Римма Афзалова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев