Мөслим районы мәгариф хезмәткәрләре дә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Бүген алар “Кояшлы Ык” ял зонасының Ык буенда күңел ачтылар, ял иттеләр
Бәйрәмгә җыелган укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф ветераннарын табигать тә үзенең җылы кояш нурлары белән бүләкләде. Бәйрәмдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов тәбрикләде, ул шулай ук район башлыгы Альберт Хуҗинның да бәйрәм сәләмнәрен һәм котлауларын тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова үзенең сәламнәрен шигырь юллары аша җиткерде.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина барлык хезмәттәшләренә, укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә тырыш хезмәтләрен куючы барлык алдынгыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мәгариф ветераннарына сәламәтлек һәм бәхетле картлык теләде.
Бәйрәм чарасы бүләкләргә дә бай булды. Бу көнне бер төркем хезмәт уңышларына ирешкән укытучы-тәрбиячеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук район мәгариф идарәсенең бүләкләренә дә лаеклылар билгеләнде.
Белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә 30-35 ел хезмәт куючыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Төрле номинацияләрдә җиңүче укытучылар-тәрбиячеләр дә хөрмәтләнде бәйрәмдә.
Бәйрәм чарасы укытучылар һәм укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Ахырда эстраданың яшь җырчысы Илнат Фәтхуллин үзенең барлык матур җырларын бүләк итте.
Рәмилә Сәләмова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев