Матбугат көне белән!
Календарьда - дата

Матбугат көне белән!

19 май – Татарстан Матбугаты көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин котлавын җиткерде

Анда мондый юллар бар: “Бу һөнәри бәйрәм журналистларны, нәшрият хезмәткәрләрен, полиграфистларны һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен берләштерә. Район, республика яңалыклары, райондашларыбызның матур эш-гамәлләре, сугыш һәм хезмәт геройлары, үрнәк гаиләләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы киңәшләр – барысы да газета битләрендә урын ала, җирле радио һәм телевидение аша халыкка җиткерелә. Районыбыз журналистларын һәм матбугат ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары, гаиләләрегезгә иминлек телим.

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев