Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Күңел кушкан һөнәр

8 июньдә социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

“Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәген Роберт Исламов җитәкли. Аның кул астында 72 кеше хезмәт куя. Үзәк хезмәткәрләре социаль яктан уңышсыз гаиләләр белән эшли, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып хезмәт күрсәтә.

– Бүгенге көндә 47 социаль хезмәткәр һәм бер шәфкать туташы карамагында 233 әби-бабай бар. Алар – караучысыз калган яисә балалары Мөслимнән читтә яшәүче ялгыз өлкәннәр. Өлкәннәрнең 70е район үзәгендә гомер кичерә. Аларның 22се – тыл ветераны, өчесе – сугыш ветераннарының тол калган хатыннары. Өлкәннәр гомер көзләрен үзләре яшәгән нигездә үткәрергә тели. Социаль хезмәткәрләр әби-бабайларга бу мөмкинлекне тудыра. Өлкәннәр бик канәгать, – ди Роберт Исламов.

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында 65 яшьтән узган 594 ялгыз кешегә медицина тикшерүе үткәрелгән. “Маяк” үзәге хезмәткәрләре өлкәннәрнең яшәү шартлары белән таныша, инструктажлар үткәрә. Инструктажлар үткәрүдә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.

Үзәктә династия белән эш-ләүчеләр дә бар. Дусай авылында гомер итүче Рәйсә Вилданова лаеклы ялга чыкканчы әбиләр тәрбияләгән. Рәйсә апаның кызы Чулпан Рәхимҗанова да бүгенге көндә өлкәннәрне карый. Баек авылында аның карамагында биш өлкән кеше бар. Чулпанның кызы Гүзәл Закирова да әбисе һәм әнисе юлыннан киткән. Ул өченче ел инде дүрт өлкән кешегә социаль хезмәт күрсәтә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 7 июнь санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев