Каһарманнарны искә алып
9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелде
Бу көнне без Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән бабаларыбызның, локаль сугышларда илебез тынычлыгын яклаган курку белмәс егетләрнең, бүген махсус хәрби операциядә катнашучы батырларны, тылда һәм тыныч көннәрдә намуслы хезмәтләре белән дан казанган егет-кызларны зур хөрмәт белән искә алабыз. Аларның батырлыгы алдында башыбызны иеп рәхмәт әйтәбез!
Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында узган тантаналы чарада мөслимлеләр батыр райондашларыбызны искә алды. Чарада район җитәкчелеге, Әфган һәм локаль сугышлар ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучы, вакытлыча ялга кайткан егетләр, МХОдә батырларча һәлак булганнарның якыннары, район җәмәгатьчелеге һәм мәктәп укучылары катнашты.
Мәйданга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Мөслим районы байраклары кертелде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде һәм Ватан геройлары көненең һәркем өчен бик әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
– Ватан геройлары көнен мемориаль комлпекста үткәрүебез бигрәк тә истәлекле. Биредә берничә буынны берләштергән, чыннан да батыр булган райондашларыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән. Бөек Ватан сугышында катнашып, туган ягына кайта алмаган һәм кайткач вафат булган райондашларыбызның исемлегеннән тыш биредә дистәгә якын яңа стела урын алды. Геройларның данлыклы юлын махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр ышанычлы дәвам итә. Без аларның һәркайсы белән хаклы рәвештә горурланабыз! Быел алар хөрмәтенә дә стела урнаштырдык. Кызганыч, югалтуларыбыз да бар. Без бүген аларның барысында искә алабыз, – диде район башлыгы.
Рәмилә Сәләмова фотосы.
ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫНЫҢ 2025 ЕЛ ӨЧЕН 12 ДЕКАБРЬ САНЫННАН УКЫГЫЗ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев