Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Юллар көч бирә

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автотранспорт хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелә

Хатип абый үзен белә-белгәннән бирле машина йөртә. Аның кебек машинаны тойган, техниканың “кәҗәләнүен” җаны-тәне белән аңлаган ир-егетләр сирәктер. Ул сигезенче дистәсен ваклап килә.

– Хатип абый гомер буе район партия комитетының беренче секретаре Рәис Хәбибуллинны йөртте. Аның машинасы һәрвакыт ялтырап тора иде. Ул үз эшенең остасы, әдәпле, тәртипле, итагатьле кеше булып күңелдә калган. Мин аның бер начар гадәтен дә белмим. Җитәкчене йөрткән шоферга төгәллек тә кирәк, соңга калулар, ялгышулар булмаска тиеш. Иртән үк ерак юлга кузгалулар, хуҗаның җыелыштан чыкканын көтеп утыру өчен зур сабырлык та кирәк. Менә шушы сыйфатларның барысы да Хатипта тупланган иде, – ди район комсомолы комитетының беренче секретаре булып эшләгән Илгиз Низамов.

Хатип Хайбрахманов лаеклы ялга чыккач та рульдән төшми. Озак еллар “Агромастер” җитештерү компаниясендә хезмәт куя. Ерак юлларга йөрү ялкыткан кебек тоелса да, райондашыбыз: “Сәфәрләрдән энергия туплап кайта идем”, – ди.

– Кечкенәдән шофер булырга хыялландым. Шофер булу күзләрнең үткен, реакциянең тиз булуын таләп итә. Күпме юллар узганмындыр!.. Шофер булгач, юлга төрле вакытта чыгарга туры килә иде. Иртәнге өчтән-дүрттән чыгып китеп, буранлы көннәрдә машинаны кардан чистартып йөргән вакытлар аз булмады. Җәйге челләдә иртәдән кичкә кадәр машинада йөргән көннәр дә күп булды. Элек бит машинада кондиционерлар юк иде. Хәзер генә ул техникада бөтен уңайлыклар бар, – ди Хатип абый.

Хатип абый эшләгән чорда район хакимиятендә бүлек мөдире вазыйфаларын башкарган Илфат Юнысов: “Хатип Хәйбрахманов кайсы гына техникага утырса да, юлда игътибарлы, үзе һәрчак чиста-пөхтә, ә машинасы һәрвакыт юылган була”, – дип әйтә торган була.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 25 октябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев