Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Календарьда - дата

Яңгыры да, кары да...

23 март – Бөтендөнья метеорологлар көне.

Һәр көнне йокыдан торуга без тәрәзәгә күз салабыз. Яңгыр яисә кар яуса, туктар микән дигән сорау белән интернетка керәбез. Янәсе, метеорологлар нәрсә фаразлый? Көн дәвамында һава температурасы нинди булыр? Давыл көтелмиме? Шушы һәм башка бик күп сорауларга метеорологлар җавап бирә.

Район метеорология станциясендә Илнара Хәмидуллина кул астында техник метеорологлар Гүзәлия Сәхбиева, Нурания Нәҗмиева, Назилә Сибаева, Әнисә Садыйкова һәм агрометеоролог Фагыйлә Минһҗева эшли.

– 2024 елның кышы быелгыдан шактый аерыла: кары да, салкыннары да булды. Гыйнварда иң салкын көн -33 градус тәшкил итте, ә февраль аенда -39 градуска кадәр салкын булды. Әлеге айларда бураннар еш күзәтелде, кар нормадан ике тапкыр күбрәк явып, уртача биеклеге 47 сантиметрга җитте. Быел исә -20 градустан түбән температура кыш дәвамында алты тапкыр гына булган. Иң түбән температура (-29 градус) – 23 гыйнварда, иң җылы көннәр 3 гыйнварда һәм 5 февральдә теркәлгән. Бу көннәрдә максималь температура +3 градус булган. Карның уртача биеклеге 23 сантиметр булды. Бу былтыргыдан ике тапкырга ким, туң катламы 49 сантиметр тәшкил итте, – ди Илнара Хәмидуллина.

Язга килгәндә, былтыр апрель аенда температура нормадан 7 градуска югарырак булган, максималь температура 29,6 градуска җиткән. Ләкин көннәр кызу булса да, төнге кыраулар да күзәтелгән. Май ае салкынрак булган. Беренче декадада хәтта көнаралаш диярлек кар яуган. Район метеорологлары хәбәр итүенчә, көчле кыраулар да теркәлгән, һава температурасы -7 градуска кадәр төшкән. 

– 2024 елның җәе яңгырлары белән истә калды. Июнь аенда гына да 149 миллиметр яңгыр яуган, ә норма – 58 миллиметр! Бу – өч тапкыр күбрәк, дигән сүз. Июль, август айлары артык эссе булмады. Көз айлары корырак булды, һава температурасы нормада дип теркәлгән. Декабрь бик җылы килгән, нормадан дүрт градуска югарырак булган. Сизелерлек кар катламы 10 декабрьдән соң гына яткан. Бу айда иң салкын көн 25 декабрьдә -19 градус дип теркәлгән, – ди Илнара Хәмидуллина.

ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ.

Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев