Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Галәм серләрен ачыйм дисәң...

Туган җирен чиксез яраткан кеше генә галәм киңлекләрен өйрәнә ала.

12 апрель – фән-техника өлкәсендә яңа эра башланган көн. 1961 елда бу көнне илебезнең фидакарь улы Юрий Гагарин беренче мәртәбә галәмгә юл ача: кешелек тарихында тәүге тапкыр космоска пилотлы очыш ясый.

Дөньяны таң калдырган 108 минутлык бу гаҗәеп очышның һәр минуты артында күп гасырларларга сузылган хезмәт, эзләнүләр, ачышлар, көрәш һәм Ватанны чиксез ярату хисе ята. 

Галәм төзелешен, күк җисемнәренең барлыкка килүен, урнашу тәртибен, хәрәкәтен астрономия фәне өйрәнә. Бу фән элек, предмет буларак, мәктәпләрдә 10-11 сыйныфларда ике ел дәвамында укытыла иде. Физика укытучысының, безне аяз төндә мәктәп ишегалдына җыеп, телескоп аша күк җисемнәрен күрсәткәне, шулар буенча кызыклы сораулар биргәне әле дә истә. Бу дәресләрнең гамәли өлеше булган, күрәсең. 

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ  Җәлилова фотосы.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 12 апрель санында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев