Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

“Канатлы пехота” бәйрәм итте

Шул уңайдан мемориаль комплекста тантаналы чара узды

Һава десанты гаскәрләрен “канатлы пехота”, “зәңгәр беретлар” дип атыйлар. Ел саен 2 августта зәңгәр берет кигән десантчылар “Мөслим йөрәге скверына җыела. Быел десантчылар бәйрәмгә килгән хатын-кызларны да, балаларны да сөендерергә булган: гүзәл затларга – чәчәкләр, балаларга тәм-том таратылды.

– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр яныннан кайттык. Андагы хәлләрне үз күзләре белән күргәннәр бүгенге тормышның никадәр матур, якты, һәр мизгелнең кадерле булуын аңлар. Десантчылар анда да сынатмыйлар. Һава десанты гаскәрләрендә гомерен куркыныч астына куярлык, җитди сынаулар аша үтәрлек батыр, чыдам һәм көчле ихтыярлы егетләр хезмәт итә, – диде Рүзил Фәррахов, чарада катнашучыларны сәламләп. – Парашюттан сикергән кеше бу кичерешләрне беркайчан да онытмый. Хәрби хезмәт үткәндә, мин 600-800 метр биеклектән сикергән идем. Хәрби хезмәттән соң Минзәләдә 4 километр биеклектән сикердем, бу минем хыялым иде. 

Бәйрәм уңаеннан Германиядә хезмәт иткән десантчы Риназ Гәрәевкә “Һава десанты гаскәрләренә – 95 ел” медале тапшырылды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән өчен, Мөслим десантчылары берләшмәсенә 1233нче һәм 328нче полк командирларыннан Рәхмәт хатлары бирелде. Мондый Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары Михайловка авылында яшәүче десантчы Алексей Чубаров йортындагы музейда саклана.

– Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүем белән бүген дә горурланам! Десантчылар һәрвакыт беренче линиядә булды, шулай булачак та! Беренче тапкыр парашют белән сикерү күңелләрне тетрәндерә, күренмәс канатлар куя, аннан тән камырга әйләнә кебек. Икенче сикерү – иң куркынычы: нәрсә эшләргә икәнен беләсең, тик дөрес эшләмәссең кебек тоела. Аннан инде күнегәсең, гел сикерәсе генә килеп тора. Хезмәт иткән вакытта җиде мәртәбә парашют белән сикердем. 1 километрдан зуррак биеклектә үзеңне кечкенә кошчык итеп хис итәсең. 1979 елда без Әфганстанга кердек. Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә хезмәт иткән еллар иде. Һава десанты гаскәрләре көне минем өчен икеләтә бәйрәм булды быел: 1 августта туган көнне үткәрдек, икенче көнне иптәшләр белән очраштык. Аллаһка шөкер, бик матур җирлектә гомер кичерәбез. Хәрби хезмәт үткән һәркемгә хөрмәт күрсәтелә. Мөслим районында яшәвем белән горурланам! – ди Метрәй авылында яшәүче Нияз Хәйбрахманов.

Чара район үзешчәннәренең дәртле җырлары белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында мемориаль комплекста чәчәкләр салынды.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев