Бүген Халыкара мәчеләр көне билгеләп үтелә
Хайваннарны яклау фонды бу көнне сукбай мәчеләр һәм, гомумән, мәчеләр проблемасына игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрә.
Бүген Халыкара мәчеләр көне билгеләп үтелә.
Хайваннарны яклау фонды бу көнне сукбай мәчеләр һәм, гомумән, мәчеләр проблемасына игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрә.
Планетада бу йомшак, хәрәкәтчән һәм бик акыллы хайваннарга битараф калган кешеләр аздыр. Хәтта мәчеләр турында фән дә бар. Ул фелинология дип атала. Ул мәчеләрнең бик акыллы һәм файдалы булуын ассызыклый.
Сер түгел, мәчеләр борын-борыннан бөтен дөньяда иң киң таралган йорт хайваннары булган һәм шулай булып кала да: җирдә яшәүчеләрнең 80% ка якыны йорт хайваннары асрый, һәм аларның яртысыннан артыгы нәкъ менә мәчеләргә өстенлек бирә, икенче урында этләр тора.
Матурлыктан тыш, песиләр кеше өчен файдалы функцияләр дә башкара. Алар кимерүчеләрне юк итә, кайбер авыруларны дәвалый һәм хәтта хуҗаларының гомерләрен озайта. Әйтик, Америка табиблары песи асраучыларның йөрәк авыруларыннан 40% ка сирәгрәк җәфа чигүен, шулай ук аларда инфаркт һәм инсультлар сирәгрәк булуын билгеләгән. Ә Инглиз табиблары «песи терапия»се эшләгәннәр. Аның ярдәмендә берничә авыруны, аерым алганда, буыннарның ялкынсынуы һәм гинекология авыруларын дәваларга тәкъдим итәләр.
Сез мәче асрыйсызмы? Комментарийда фотоларын көтеп калабыз.
Миләүшә Шәрипова, Гөлназ Җәлилова, Римма Афзалова, Римма Басимова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев