Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Бүген – Чик сакчылары көне

Чик сакчысы булып хезмәт иткән ир-егетләрне, әле хәзер дә илебез чикләрен саклаучы һәр солдатны бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Бүген Мөслимдә Чик сакчылары көне билгеләп үтелде. Илебез чикләрен саклаган кыю ир-егетләрне бәйрәмнәре белән район башлыгы Альберт Хуҗин котлады. Юбилей даталарын билгеләп үтүче Марат Фәрдиев, Илдар Хәбибуллин, Виталий Исанаевларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чик сакчылары 106 еллык юбилейларын, традиция буенча, табигать кочагында үткәрә.
 
Хөрмәтле чик сагында хезмәт иткән һәм бүгенге көндә чик сагында торучы райондашларыбыз. Сезне ихлас күңелдән Чик саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезнең уяулык һәм намуслы хезмәтегез илебез чикләренең ныклыгын һәм гражданнарыбызның тынычлыгын тәэмин итә. Сезгә Ватан төшенчәсе аеруча якын, чөнки сез - чик сакчылары – беренче һөҗүмне үзләренә алучылар.

Фидакарь хезмәтегез аша илебез чиге ышанычлы кулларда булуын раслап киләсез. Җаваплы һәм намуслы хезмәтегез өчен чын рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә тыныч хезмәт, нык сәламәтлек, якыннарыгызның исән сау бәхетле булуларын телибез.

Гөлназ Җәлилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев