Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

«Батырлар йортында» очрашу узды

26 апрель Халыкара Чернобыль һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

26 апрель Халыкара Чернобыль һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Батырлар йортында" очрашу узды. Очрашуда Чернобыль һәлакәтендә катнашучылар, әлеге афәттә катнашып вафат булучыларның тормыш иптәшләре һәм мәктәп укучылары катнашты. 

Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәткә быел 39 ел тулды. Әлеге афәтне чистартуда Мөслим районыннан 13 ир-егет катнаша. Ни кызганыч, бүген аларның 4се генә исән-сау. 

Очрашуны Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Венера Мирхаҗианова алып барды. Очрашуда катнашучы райондашларыбыз бу афәтнең кешелек тормышы өчен бик куркыныч булуын һәм зур югалтулар алып килүен сөйләделәр. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова очрашуга килгән Чернобыль вакыйгаларында катнашучыларга, аларның тормыш иптәшләренә тирән рәхмәтләрен җиткерде. 

Укучыларга исә әлеге тарихны онытмаска, аны өйрәнергә чакырды һәм киләчәктә илебезне һәм тынычлыкны саклаучы лаеклы кызлар һәм егетләр булуларын җиткерде. Музейның фәнни хезмәткәре Равил Тимкин тарихта булган шундый һәлакәтләр хакында видеосюжет аша таныштырды. 

"Мизгел" яшьләр үзәге хезмәткәрләре барлык кунакларның түшләренә Георгий тасмасы кададылар. 

Фәридә Гайнетдинова. 

Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев