Балачак хыялы
Мөслимнән Рим Гыймранов диңгезче булуы белән горурланып яши
Һәр елны июль аеның соңгы якшәмбесендә Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә хәрби моряклар, флот ветераннары, үзенең язмышын илебезнең диңгез киңлекләрендә хезмәт итү белән бәйләгән ир-егетләр үзләренең истәлекләре белән бүлешәләр, хезмәттәшләре белән очрашалар, хезмәт чоры белән бәйле вакыйгаларны барлыйлар.
Метрәй авылы егете Рим Гыймранов балачактан ук диңгезче булырга хыяллана. Аның караган кинолары да күпчелек диңгезчеләр, аларның хезмәтләре хакындагы кинолар була. Шуңа күрә дә хәрби хезмәткә алыныр вакыт җиткәч, ул үзенең теләген – хәрби диңгез гаскәрләрендә хезмәт итәчәген белдерә.
– Хәрби хезмәткә чакыру килгәч, хәрби комиссариатка юл тоттым. Әлбәттә инде, егетләрчә үземнең хәрби диңгезче булырга теләгем барлыгын белдердем, – ди Рим Гыймранов, армиягә китү вакытларын искә алып.
– Хәрби комиссариатта минем теләгемә каршы килмәделәр. Әлбәттә, диңгезче булыр өчен бар яктан да сәламәт булырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Шуңа күрә дә Казанда медицина тикшерүе узганда ныклы тикшерү үткәрделәр. Һәм хәрби диңгез флотында хезмәт итәргә яраклы дигән нәтиҗә ясауларын ишеткәч, ул иң сөенечле көнем булып хәтеремә кереп калды, - ди ул.
1972 елның 7 ноябрендә Метрәй егете Рим армия хезмәтенә юл ала. Иң элек аларны Североморск шәһәренә зерлек курсларына җибәрәләр. Укулары төгәлләнгәч, аларны Латвиянең Балтыйк диңгезе ярындагы Лиепая шәһәренә озаталар. Биредә хәрби частьның базасы була. Ленинградка яңа корабль алырга да килә Р. Гыймранов. Әзерлек курсларыннан хезмәт итәргә җибәрелүче частенә киткәндә Ленинград вокзалында авылдашы Әгъләметдин Сәгъдиев белән дә очрашырга насыйп була аңа.
– Без әзерлек курсларын төгәлләп хезмәт итүче частька бару өчен тимер юл вокзалына килдек. Поезд көтеп торганда, күзем кафеда чиратта басып торучы шулай ук диңгезче киеме кигән егеткә төште, – дип сөйли ул мизгелне Рим абый. – Беренче тапкыр күзем төшү белән авылдашым Әгъләметдингә охшаган дигән фикер килде. Шуннан тагын берничә тапкыр борылып карадым да, түзмәдем янына барып җиңенә кагылдым. Ул да борылып карады һәм икебез дә бер мәлгә аптырап калдык. Әгъләметдин дә ул вакытта хәрби хезмәттә, су асты көймәсендә хезмәт итә иде, аларның ул көнне ялга чыккан вакытлары булган. Туган ягыңнан ничә километрлар еракта булган шәһәр вокзалында үзеңнең авылдашыңны очрат әле!
Хәрби хезмәт вакытындагы истә лекләренең тагын берсе – Илһам Шакировның концертына баруын да бик матур итеп искә ала Р.Гыймранов.
– Әлеге концертка очраклы рәвештә барырга туры килде. Ул вакытта Ленинг радка яңа корабль алырга килгән вакыт иде. Без башкорт егете – адашым Рим Жданов белән ялга чыктык. Шул вакытта Ленинградта Илһам Шакировның кон цертлары баруы хакындагы игъланны күрдек тә концертка киттек. Концерттан соң Илһам аганың үзе белән дә сөйлә шергә насыйп булды. Минем Мөслимнән икәнемне белгәч, бик сөенеп, якташ дип кочып алуы әле бүген дә күз алдымда тора, – ди райондашыбыз. Рим Гыймранов армиядә электрик лар бүлеген җитәкли. Ул бишенче хәр би частьның электриклар отделениесе командиры була. Ленинградта яңа ко рабль кабул итеп алырга да туры килә аңа. Ленинград өлкәсе, Калининград өлкәсенең Балтийск шәһәре – болар Рим абый хезмәт иткән урыннар. Армиядә өч ел хезмәт итсә дә, ул елларның һәр миз гелен күңелендә бик кадерләп саклый.
– Әлбәттә, һәр хезмәтнең куркыныч мизгелләре буладыр инде ул. Беренче ва кытта куелган таләпләрне оныткан миз гелләр да була. Шторм вакытында палу бада булып, төшеп кала язган мизгелләр белән дә очрашырга туры килде. Андый вакытта диңгез өсте бик куркыныч була.
Соңрак диңгезнең характерын да, аның телен дә аңларга өйрәндек. Мин хәрби диңгез флотында хезмәт итүем белән бик бәхетле, – ди Рим Гыймранов.
Бүгенге көндә районда алты дистәгә якын хәрби диңгезче исәпләнә. Алар һәр ел саен Хәрби диңгез флоты көнендә ра йон үзәгендәге “Мөслим йөрәгенә” җые лалар. “Сугышчан һәм хезмәт даны” ме мориаль комплексында Хәрби диңгез флотында хезмәт итүчеләрнең үз көчлә ре белән диңгезчеләр хөрмәтенә стела да сафка басты.
– Стеланы ясау фикерен үзебез җиткердек. Кемдер финанс чыганагы белән, кемдер үзенең кул хезмәте белән бу стеланы төзергә ярдәм итте. Шушы көннәрдә бәйрәмебез уңаеннан узачак очрашу вакытында әлеге стеланы да тан таналы төстә ачарга ниятлибез, – ди Рим абый. – Минем өчен Хәрби диңгез флоты көне – барлык су асты һәм су өсте моряк ларын, шулай ук диңгез пехотачыларын берләштерүче бәйрәм. Хәрби диңгез фло тында хезмәт иткән һәркем үзенең хезмә те белән горурлана.Барлык хәрби диңгез флотында хезмәт итүчеләрне истәлекле көнебез уңаеннан тәбрик итәм. Һәрвакыт шундый бердәм, көчле ир-егетләр булып калуыбызны телим.
Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев