Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Бәйрәмегез белән!

Июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Табиб – иң борынгы һәм иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Һәрберебез гомерендә бер генә тапкыр булса да табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Хәер, адәм баласына гомеренең башында ук табиблар дөньяга килергә ярдәм итә. Ә замана табибларының, гомумән, сәламәтлек саклау өлкәсенең бурыч-вазыйфалары авыруларны дәвалауга гына түгел, беренче чиратта чирләрне кисәтүгә юнәлтелгән.

Ковид таралып, эпидемия башлангач, медицина хезмәткәрләре авыру белән көрәштә алгы сызыкта булды. Табибларның болай да тынгысыз хезмәте кеше гомерен коткару өчен чын мәгънәсендә көрәшкә әверелде. Пандемия медицина хезмәткәрләренә ни дәрәҗәдә мохтаҗ булуыбызны, аларның тормышыбыздагы ролен, әһәмиятен күрсәтте.

Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, эшегездә уңышлар телибез. Диагнозларыгыз дөрес, пациентларыгыз рәхмәтле булсын! Һәр яңа көн сөенечле хәбәрләр генә китерсен! 

Фәридә Гайнетдинова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев