Бәйрәм белән, әниләр!
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин котлавын җиткерде.
Анда мондый юллар бар: “Кешенең әйләнә-тирә белән танышуы, үз-үзен танып белүе әнисе аша башлана. Ана гомере буе баланы саклаучы, яклаучы фәрештә булып яши. Ул – баланың терәге, тормышка юнәлеш бирүче, уңышларына чын күңелдән сөенүче һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче. Кадерле әниләр! Зирәк, акыллы һәм сабыр булуыгыз өчен сезнең алдыгызда баш иябез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әниләренә ватанпәрвәр егетләр тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең күңел җылысы егетләрне саклап йөртсен, улларыгыз үзләрен түземсезлек белән көтүче гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтсын!”
Фото – Мөслим районы порталыннан.
Нет комментариев