Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Бәйрәм белән!

22 октябрь көнне Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Район башлыгы Альберт Хуҗин юлчыларга бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерде

Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихластан тәбриклим. Юлларның яхшы хәлдә булуы – теләсә кайсы территориянең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү, икътисадын һәм инфраструктурасын үстерү өчен иң мөһим шартларның берсе. Юлчылар көче белән урамнарыбызның йөзе үзгәрә, район үзәген авыллар һәм башка шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана. Юллар безне туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән берләштерә, авылларны һәм калаларны, төбәкләрне һәм илләрне тоташтыра. Шул ук вакытта төзек, яхшы юллар дәүләтебез иминлеге күрсәткечләренең берсе булып тора. Мондый юллар юлда йөрүчеләрнең хезмәтен җиңеләйтә, вакытны һәм торак пунктлар арасындагы араны кыскарта. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, сез юлларның торышын кайгыртасыз. Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрикләп, үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, күңел күтәренкелеге, җиңел булмаган хезмәтегездә зур уңышлар телим”.

Фото – Мөслм-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев