Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Спортка гашыйк Илдар

Илдар Мадяров “Яшьлек” спорт мәктәбендә 2017 елдан бирле эшли. Волейбол буенча тренер ул. Илдар кул астында 42 бала шөгыльләнә.

Илдар Мадяров “Яшьлек” спорт мәктәбендә 2017 елдан бирле эшли. Волейбол буенча тренер ул. Илдар кул астында 42 бала шөгыльләнә.

– Хәзер Шамил Мадъяров кул астында эшлим. Шамил – минем укучым. Ул спорт мәктәбенә директор итеп билгеләнгәч, районда волейболга караш үзгәрде: бу спорт төрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген спорт мәктәбендә өч волейбол төркеме эшли. Арада бик өметле кызлар бар. Динара Миңнеханова, Наилә Вагыйзова, Лиана Хафизова, Рания Мөхәммәтова, Фариза Шәйморзина – шундыйлардан. Быел Мамадышта пляж волейболы буенча республика ярышларында да кызлар сынатмады: Сания Касыймова белән Илзирә Гатауллинадан торган команда җиңү китерде, – ди Илдар.

Илдар – Салауз-Мухан авылы егете. Спортка кечкенәдән тартылган егет, һич икеләнүсез, укуын Яр Чаллы педагогия институтында дәвам итә. “Башлангыч сыйныфлар укытучысы” белгечлеген алган райондашыбыз хезмәт юлын Метрәй урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый. Шул елны ук Илдар җитәкләгән көрәш командасы ике мәртәбә район чемпионы була!

Фото – И.Мадяровның шәхси архивыннан.

Тулырак «Авыл  утлары» газетасының 2025 ел 8 август саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев