Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Календарьда - дата

9 август көнне – Төзүчеләр көне билгеләп үтелде

Шул уңайдан “Мизгел” яшьләр үзәгендә Төзүчеләр көне уңаеннан тантаналы чара узды

Анда район җитәкчелеге, төрле төзелеш оешмаларында эшләүче алдынгы төзүчеләр катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин төзүчеләрне сәламләп, тынгысыз хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде:

“Район территориясендә төзекләндерелгән һәр бина, төзелгән яңа төзелешләр – һәркайсы мөслимлеләрнең яшәү шартларын, районыбызның төзеклеген тәэмин итә. “Агромастер” җитештерү компаниясе, “Туган як” агрофирмасы һәм “Фаиза” җитештерү кооперативы авыл хуҗалыгы объектларын төзү һәм төзекләндерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып баралар”, – диде ул.

Район башкарма комитет җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов та төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен һәм матур теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәм чарасы бүләкләргә бай булды. Төрле төзелеш оешмаларында тырыш хезмәт куючы төзүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм чарасы район мәдәният йорты егет-кызларының дәртле җырлары белән үрелеп барды.

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев