1 сентябрь - белем көне
Бүген меңләгән укучы өчен яңа уку елы башлана
Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәниләрне дә, белем иленә кабат кайткан укучыларны да алда яңа ачышлар, кызыклы дәресләр, матур очрашулар көтә. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе дә Белем көнен зур әзерлек белән каршы алды.
Белем көне — ул беренче кыңгырау, ак алъяпкычлар, чәчәк бәйләмнәре һәм дулкынландыргыч мизгелләр бәйрәме. Ә аеруча 1нче сыйныфка баручылар өчен бүгенге көн гомерлек истәлек булып калачак.
Укучыларга — кызыклы дәресләр, югары уңышлар һәм яхшы билгеләр!
Укытучыларга — сабырлык, илһам һәм хезмәтегезнең матур нәтиҗәләрен күрергә насыйп булсын!
Әти-әниләргә — балаларының уңышларына сөенеп яшәргә язсын!
Яңа уку елы уңышлы, мавыктыргыч һәм истәлекле булсын! Белем көне белән!
Гөлназ Җәлилова фотолары.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев