Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Халык битараф түгел

Җыеннарда халыкның актив катнашуы шуңа ишарәли.

Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләрендә җыеннар үтте. Җирлек башлыклары 2022 елдагы эшчәнлекләре буенча хисап тотты. Җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин һәм ТР буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе урынбасары Светлана Алишева катнашты.
Михайловка авыл җирлегендә узган ел 250 мең сум үзара салым җыелган.
Җирлек башлыгы Нәҗимә Ращупкина салым түләүдән баш тартучылар булуын да билгеләп үтте. Андыйлар авылда даими яшәмәүләрен, ял һәм бәйрәм көннәрендә генә кайтуларын сәбәп итә.
Бүгенге көндә Михайловка авыл җирлегендә урта мәктәп, балалар бакчасы, почта, ФАП, мәдәният йорты, китапханә эшли. Мәктәптә 100 укучы белем ала, балалар бакчасына 25 сабый йөри. Авыл җирлегендә өч шәхси эшмәкәр, ике фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара. Сигез кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.
Шәхси эшмәкәр Артур Гайнетдиновның пекарнясы алты кешене эш белән тәэмин иткән. Рафаэль Гыймаевның кошчылык фермасы эшли, анда 14 кеше хезмәт куя. “Намус” агрофирмасы да шушы җирлектә эшчәнлек алып бара, агрофирма арендага бирелгән пай җирләрен дә эшкәртә. – Юллар торышы канәгатьләнерлек. 10 километр юл бар, шуның 1,6 километры асфальтланган, калган өлеше – гравий өслекле.
Юлның Михайловка авылына керү өлешенә ремонт кирәк.
Авыл эчендәге юлларны да тәртипкә китерәсе килә. Былтыр фермер Рафаэль Гыймаев ярдәме белән асфальтланган урамнарга 8 “КамАЗ” комгравий катнашмасы сибелде.
Су белән проблемалар юк, – ди авыл җирлеге башлыгы.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев