Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Хәл итәсе мәсьәләләр бар

Авыл башлыклары беренче яртыеллыкта башкарылган эшләр буенча хисап тота

Хәл итәсе мәсьәләләр бар

Авыл башлыклары беренче яртыеллыкта башкарылган эшләр буенча хисап тота.

Җыеннарда район җитәкчелеге катнашты һәм халыкны 8 сентябрьдә узачак ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашырга чакырды.

Баланлы авыл җирлегендә узган җыенда халык бертавыштан Мөслим – Олы Чакмак юлы торышына игътибар итүне сорап, ремонт мәсьәләсен күтәрде.

– Мөслим – Олы Чакмак юлы күләмле ремонт таләп итә. Асфальтның җимерелүенә авыр йөк машиналары сәбәпче. Элеккеге проект белән салынган юллар зур йөкләнешкә исәпләнмәгән. 2025 елда юл проблемасы хәл ителер, дип өметләнәбез, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

– Соңгы елларда авылларда мал асраучылар саны кимеде. Авылдашларыбыз моның сәбәбен терлек азыгына бәяләр күтәрелүгә бәйләп аңлата, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илгизә Гыйльфанова.

Баланлы мәктәбе ябылу сәбәпле, быел Шуганка һәм Баланлы авылларыннан балалар район үзәгендәге мәктәпләрдә укыячак. Аларны йөртү өчен махсус автобус билгеләнгән.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев