Нарат Асты – актив халык
Мәлләтамак авыл җирлегенә караган Нарат Асты авылында бүген күләмле эшләр бара. Авылда күптән көтелгән эш – су мәсьәләсе хәл ителә
Нарат Асты авылы халкы быел үзара салым акчасын кеше башыннан 2500 сумнан җыеп тапшырган. Авылның барлык халкы – биредә гомер итүче 98 кеше дә әлеге средс-тволарны үз вакытында җыеп тапшыргач, дәүләт бу акчаларны тагын икегә тапкырлап кайтарган.
– Авылда 800 метр арага су торбасы сузылды, башкарыласы эшләрнең өчтән бер өлешендә бу эшләр төгәлләнде. Тагын 400 метр арага торба сузасы, су ялгау эшләрен башкарасы бар. Җирлектәге “РустРем” төзелеш оешмасы бу эшләрне кышка кергәнче төгәлләргә исәпли. Авыл халкының сөенече зурдан. Яңа линиядән өйләренә су кертүчеләр дә байтак, – ди Мәлләтамак авыл җирлге башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина.
Нарат Асты авылы халкы үз көче белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск ясау эшен дә башлап җибәргән. Бу эшләрне халык үз акчасына башкара.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 11 октябрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев