Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

“Хәтер бакчасы” акциясе бара

Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан Мөслимдә “Хәтер бакчасы” акциясе узды. “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә 600 төп нарат үсентесе утыртылды. Акциядә 400гә якын кеше катнашты. “Хәтер бакчасы” акциясе дәвамында районда барлыгы 1800 төп нарат утыртылачак.

Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан Мөслимдә “Хәтер бакчасы” акциясе узды. “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә 600 төп нарат үсентесе утыртылды. Акциядә 400гә якын кеше катнашты. “Хәтер бакчасы” акциясе дәвамында районда барлыгы 1800 төп нарат утыртылачак.

– “Хәтер бакчасы” акциясе Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Мөслимдә дә үтте. Акция барышында республикада 1 миллионнан артык агач утыртылыр дип көтелә. Без агач утыртып кына калмыйбыз, ә хәтерне дә яңартабыз, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.

Быел – “Хәтер бакчасы” акциясенең алтынчы сезоны. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 миллион агач утыртыла. Акциядә һәркем күтәренке рух белән эшләде. Агачлар үсеп киткәч, бик матур ял урыны булачак.

– Бөек Ватан сугышы геройларын, үз гомерләре бәрабәренә илебезнең тынычлыгын саклаган геройларны онытырга хакыбыз юк. Алар илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен каннарын түккән! Бүгенге чара шушы геройларны хөрмәтләү, аларның батырлыгы өчен рәхмәт белдерү мөмкинлеге булып тора. “Хәтер бакчасы” акциясе дәвамлы булсын иде! – диде райондашыбыз Роза Низамова.

ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев