Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы: Хатирәләр, кайгы һәм батырлык рухы

Сугышлар балаларның тормышын нигездән үзгәртә, аларның сәламәтлеген, психологик халәтен һәм киләчәгенә зур йогынты ясый. Бу мәкаләдә сугыш урлаган балачакның авырлыклары һәм аның җәмгыятькә кайтып керү юллары турында сөйләнә

Күңелдәге хатирәләрне яңартып, Бөек Җиңүнең 80нче язын каршылыйбыз. Җиңү бәйрәмен каршылаганда, йөрәк яралары әкрен генә сызлап куя. Моңландыра, уйландыра, халкыбызның ул еллардагы күргәннәре сокландыра. Җиңүдә тыл ветераннарының да, авылымны сугыш чоры балаларының да өлеше чиксез зур.

Тугаш авылында гомер итуче авылдашыбыз Сәлимә Баһаветдинова 1936 елда Бакалы районының Әгьбәс авылында туа. 5 яше дә тулырга өлгермәгән нәни кызчык – сугышның беренче көннәрен һәм авыклыкларын “татыган” Сәлимә әби истәлекләрен сезгә дә җиткерәбез. “Әти колхоз председателе булганлыктан, төрле авылларда яшәргә туры килде. Әтине сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алдылар. 1942 елда, бер кулын култык төбеннән үк өздереп, бик күп җәрәхәтләр алып авылга кайты ул. Кайту белән, сәламәт булмаса да, колхозны җитәкләргә рәис итеп куйдылар. Сугыш тәмамланып, тыныч тормышта яши башлагач, аны Мөслим районының Игенче авылына җитәкче итеп билгеләделәр. Әти-әнинең бер-бер артлы дүрт кызы туа. Мин икенче бала булып дөньяга килдем”, – ди Сәлимә әби.

Әтиле булып үссә дә, әтисе өйдә сирәк була. Гел эштә. “Әни бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз эшендә булды. Ни туры килсә, шуны ашадык, ачлык-ялангачлыктан газиз идек. Укырга теләгем бик көчле иде. Авырлыклар белән 7 класс белем ала алдым. Җәй айларында колхозда төрле эшләрдә эшләдем”, – ди Сәлимә әби.

Игенче авылына кунакка килгән Тугаш егете Хәниф белән кичке уенда таныша алар. Озакка сузмый гаилә корып, Тугаш авылында бианай-биатай нигезендә яши башлыйлар. Сәлимә апа терлекчелектә хезмәт куя. Ире белән 47 ел матур гомер итәләр, өч кыз, бер ул үстереп, олы тормыш юлына озаталар. 70 яшенә җиткәндә, ирен яман чир алып китә.

Сәлимә Баһаветдинова, сәламәтлеге чикле булу сәбәпле, олы кызы һәм кияве тәрбиясендә яши. Булганына шөкер итеп, балаларына хәер-фатихасын биреп гомер итә ул. Ил- көннәребез тыныч булсын! Сау-сәламәт булып, балаларының, оныкларының, якыннарының күңел җылысын тоеп, тагын бик күп язларны каршы алырга язсын авылдашыбызга!

Флүрә Мәхүбрахманова. Тугаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев