Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Бала дип тормадылар!

Сугыш вакытында балалар өлкәннәрнең уң кулы булган.

Әнвәр Нәгыймов – Олы Чакмак авылы егете. Тыл һәм хезмәт ветераны унынчы дистәсен вакласа да, бүген дә дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши. 93 яшь бирмәссең үзенә!
– Бездән хәзер кабык кына калды, дияргә дә буладыр. Күзләр юньләп күрми, колаклар да начар ишетә. Тик дөньяның бөтенлегенә сокланып туеп булмый. Балаларыбыз, шөкер, акыллы, тәртипле булдылар. Моңарчы авырыксынмый карадылар, алга таба да кадер-хөрмәттә яшәргә язсын иде! – ди тыл ветераны. 
Әнвәр абый 1954 елны дүрт авылдашы белән Кыргызстан якларына чыгып китә. Джалал-Абад шәһәрендә уран шахтасында эшли, шунда ук армия хезмәтен дә үтә.
– Мөхәммәди Гарипов – Әнвәремнең абыйсы – Кырынтау авылында мәктәп директоры иде. Шул димләп, мине Әнвәргә кияүгә бирделәр. Икебез дә чегән аты булдык инде, бер дә тик тормадык. Хезмәт белән чыныккан чор балалары без. Аллаһ озын гомер белән сәламәтлек тә бирде. Шөкер, балалар белән бик матур һәм тату яшибез, – ди Асия апа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 7 март санында укыгыз. 

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев