Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

80 елдан соң...

Бабабыз Сәрвәретдин Баһаутдиновның сугышчан юлыннан үттек

Бөек Ватан сугышы чорын безнең буын кинолардан карап, китаплардан укып һәм әби-бабайлар сөйләве буенча күз алдына китерә. Безнең Хәдия әби дә җай булган саен хатирәләре белән уртаклаша торган иде.

Бабабыз Сәрвәретдин Баһаутдинов 1906 елның июнендә Иске Вәрәш авылында туган. 1941 елда ул бертуганы Әсләхетдин Баһаутдинов белән Мөслим хәрби комиссариаты аша сугышка мобилизацияләнә. Өч улын: Рәшит, Әскать, Рәисне һәм яңа гына туган Бәһиҗә исемле кызын хатыны Хәдия кулына калдырып, Сәрвәретдин бабай сугышка китә.

1941нче елның 5 сентябрендә Әсләхетдин бабай мина шартлап һәлак була. Аны иптәше Таҗи Садретдинов белән бергә – икесен бер кабергә елга буена күмәләр. Командиры Әсләхетдин бабайның гаиләсенә бу хәбәрне хат аша житкерә. Хатта мондый юллар бар: “Әсләхетдин Баһаутдиновны сезнең улыгыз Сәрвәретдин дә күмеште, ул сезгә бик күп сәламнәр әйтә”. “Хатны окоп төбендә качып яздым. Взвод командиры Шиһапов”, – дип төгәлләнгән хат һәм “1941нче елның 8 сентябре” дип тамгаланган.

Шул вакыттан соң бабабыздан бер хәбәр дә килмәгән, дип беләбез. Әбиебез Хәдия Баһауовага “Сезнең ирегез Сәрвәретдин Баһаутдинов Сталинград сугышында хәбәрсез югалды” дигән өчпочмаклы хат килеп төшә. Без бабайны Сталинград сугышында һәлак булган дип йөрдек.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 30 май саныннан укыгыз.

Фото – Чулпан Сабитованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев