1944 елның 27 гыйнварында 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә
Быел Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 81 ел тулды
Шул уңайдан Сугышчан һәм хезмәткә дан мемориаль комплексында митинг узды.
Чарада район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге, локаль сугыш хәрәкәтләре ветераннары, политехник техникум студентлары, укучылар катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин үз чыгышында бу вакыйганы бер генә кешенең дә онытырга хакы юклыгын билгеләп үтте. Шулай ук ул әлеге чара белән районыбызда Ватан сакчылары елы башлануын хәбәр итте.
Тарих укытучысы Фатих Сафин Ленинград блокадасы хакында истәлекләр һәм тарихи фактлар белән таныштырды. Минтингта катнашучылар әлеге зур югалтулар алып килгән вакыйгада һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алар истәлегенә чәчәкләр салдылар. "Күңелле ноталар" вокаль ансамбле чыгышы чараны тагын да баетты.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев