Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җиңү язы

Бәйрәмнең театральләштерелгән күренеше (+ фоторепортаж)

Бәйрәмгә чыккан халык театральләштерелгән күренешне тамаша кылды.

Район үзешчәннәре әзерләгән сәхнәләштерелгән тамашаның эчтәлеге бәйрәмгә килгән һәркемгә таныш. Җәйге матур көнне сугыш бүлә, һәркем фронтта: ир-егетләр – сугыш кырында, хатын-кызлар, өлкәннәр, балалар тылда хезмәт куя. Бу күренешне беркем дә тыныч кына карый алмый: күзләрдә – яшьләр, тамакта – төер, йөрәктә – сагыш. Чөнки каһәр суккан сугыш һәр өйгә кергән, һәрберебезнең якын кешесен мәңгелеккә тартып алган. Сәхнәдә барган тамашаны ветераннар күз яшьләре аша карады.

Район башлыгы Альберт Хуҗин, Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов бәйрәм белән тәбрикләде. Бәйрәм район үзешчәннәре, балаларның чыгышлары белән дәвам итте.

Кичке концерт Сабантуй мәйданында  20.00 сәгатьтә дәвам итәчәк. 21.00 сәгатьтә - бәйрәм фейервркы 

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев