1 декабрьгә кадәр нинди салымнарны түләргә кирәк?
Бу хакта эксперт «РИА Новости» агентлыгына сөйләгән
Физик затлар 1 декабрьдән дә соңга калмыйча милек салымнарын түләргә тиеш. Аларга күчемсез милек (фатир, йорт, гараж), транспорт чаралары (автомобиль, мотоцикл) һәм җир салымнары керә. Бу хакта эксперт «РИА Новости» агентлыгына сөйләгән.
Маслова салым түләү турында килгән хәбәрнамәне игътибар белән укырга киңәш итте. Анда төрле салымнар буенча берничә исәпләү һәм төрле күләмдәге түләүләр күрсәтелергә мөмкин.
Эксперт сүзләренчә, гражданнар салымнар буенча исәпләнгән суммаларны Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинетта яки мобиль кушымтада, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталында тикшерә ала.
Бу мөмкинлек теркәлү урынында яшәмәгән һәм салым органыннан хатны почта аша ала алмаган кешеләр өчен аеруча уңайлы, дип өстәде Ирина Маслова.
Нет комментариев