Дамир Гардисламов — «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы»
Лаеклы ялда булуына карамастан, Дамир абый яраткан һөнәреннән аерылырга җыенмый
"Август-Мөслим" ҖЧҖ тракторчы-машинисты Гардисламов Дамир Ринат улына "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде.
“Август-Мөслим” агрофирмасы эшли башлагач, шунда эшкә килә Дамир Гардисламов. Механизатор булып эшли, тракторда хезмәт куя. Дамир абыйның хезмәт күрсәткечләре аның чын-чынлап җир кешесе булуы турында сөйли. 2022 елда ул “Клаас Аксион" тракторы белән 176,12 гектар җир тырмалый, 3332 гектар мәйданда ашлама кертә, 1151 тонна яшел масса ташый. Быел 1207 гектарда туфрак өслеге эшкәрткән, 305 гектарда чәчү башкарган.
Лаеклы ялда булуына карамастан, Дамир абый яраткан һөнәреннән аерылырга җыенмый. – Сәламәтлек барында, аяк-куллар йөреп торганда эшләргә исәп. Еллар дәвамында бергә эшләгән егетләр белән аралашу рәхәт Арабызда яшьләр дә байтак. Җитәкчелек уңайлы шартлар тудырып, кайгыртып тора. Хезмәт хаклары да яхшы. Эшкә яратып киләм, күңелем булып, максатыма ирешә алуыма сөенеп кайтып китәм. Җир яшәтә һәм җир яшәртә авыл кешесен! – ди Дамир абый.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Нет комментариев