Татарстанда кыргый хайваннар катнашында юл һәлакәтләре арткан
Бу турыда республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә
Аварияләр күбрәк Түбән Кама (17 очрак), Минзәлә (14 очрак) һәм Лаеш (10 очрак) районнарында теркәлгән. «Һәлакәтләрнең күпчелек өлеше М-7 һәм М-12 федераль автомобиль юлларына туры килә», – диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, комитет кыргый хайваннарны бәрдергән өчен штраф күләмен дә искә төшергән: поши өчен – 80 мең сум, кыр кәҗәсе өчен – 40 мең сум, кабан дуңгызы өчен – 30 мең сум, затлы болан өчен – 70 мең сум, таплы болан өчен 60 мең сумны тәшкил итә.
Нет комментариев