Әтиләр һәм балалар бер командада: мәктәптә күңелле спорт бәйрәме узды!
Мөслим урта мәктәбендә «Мин дә әтием кебек көчле, батыр!» исеме астында 1–4 сыйныф укучылары һәм аларның әтиләре өчен спорт бәйрәме оештырылды
Мәктәптән хәбәр итүләренчә, әтиләр һәм балалар бергәләп эстафеталарда көч сынашты: кәрзингә туп ыргытты, туп белән каршылыклы араны узды, капчык киеп йөгерде һәм башка кызыклы биремнәрне үтәде.
Ярышларда җиңүгә омтылыш, спорт дәрте һәм күтәренке кәеф хөкем сөрде. Иң мөһиме – балалар әтиләре белән бергә вакыт үткәреп, онытылмаслык тәэсирләр алды.
Мондый чаралар гаиләдәге бердәмлекне ныгыта, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә һәм әтиләрнең шәхси үрнәген күрсәтә.
Фото – Мөслим урта мәктәбеннән.
Нет комментариев