Хайваннар дөньясы — кызыклы фактлар
Бу мәкаләдә без сезгә хайваннар дөньясыннан иң гаҗәеп һәм кызыклы мәгълүматларны тупладык
Күбәләкләр һәм бөҗәкләр
Беләсезме, күбәләкләр ризыкның тәмен аяк очлары белән сизә? Кайсыбер күбәләкләрнең зурлыгы зур кеше учы хәтле булырга мөмкин. Бал кортының ашказаныннан башка гына бал туплау өчен махсус бүлеге бар. Ә менә энә карагы төрле якка — алга, артка һәм ян-якка оча ала.
Үрмәкүчләр һәм чаяннар
Тарантул үрмәкүче ике ел дәвамында ризыксыз яши ала — бу гаҗәеп чыдамлык сәләте. Чаян исә караңгыда яктылык чәчеп күренә.
Сөйрәлүчеләр
Ирландиядә, Исландиядә, Гренландиядә һәм Антарктидада еланнар очрамый — бу илләрдә еланнардан куркырга кирәкми.
Кошлар һәм хайваннар
Әгәр күселәрне кытыкласаң, алар көлгән кебек тавыш чыгара ала. Сукыр тычкан бер төн эчендә 300 метр озынлыкта тоннель казырга сәләтле. Оцелотлар — мәчелеләр гаиләсеннән — бик әйбәт йөзәләр.
Йорт хайваннары
Басенджи токымындагы этләр бөтенләй өрмиләр. Теле кызыл төстә булмаган бердәнбер эт — чау-чау. Атларның хәтере әйбәт: алар кешеләрне, әйберләрне, шулай ук элек үзләштергән күнекмәләрен хәтерлиләр.
Авыл хуҗалыгы хайваннары
Кәҗә сөтендә май сыерныкына караганда 5 тапкыр азрак. Сыер сөте 1 сәгать эчендә үзләштерелә, ә кәҗәнеке — 20 минутта. Тавык ел дәвамында уртача 190 йомырка сала.
Кыргый хайваннар
Поши мөгезләре бик сизгер. Ак аюлар сулагайлар. Фил теше 200 килограммга җитәргә мөмкин, ә яңа туган фил баласы якынча 100 кг авырлыкта була.
Иң бәхетле хайван
Һәрвакыт елмаеп торган кыяфәте аркасында квокка (көнгерәләр гаиләсеннән кыска койрыклы җәнлек) иң бәхетле хайван дип исәпләнә. Коалаларның бармак эзләре кешенекенә охшаш, ә юлбарысның тиресе генә түгел, гәүдәсе дә сызыклар белән капланган.
Нет комментариев