Мөслим политехник техникум остазы республика күләмендә бүләкләнде
Яңалыклар

Мөслим политехник техникум остазы республика күләмендә бүләкләнде

Форум кысаларында Евгений Басорин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Мөслим политехник техникум вәкилләре Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү осталары форумында катнашты.

Чарада техникум директоры Илнар Миргалимов, укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Разил Ханов һәм производствога өйрәтү мастеры Евгений Басорин катнашты.

Форум кысаларында Евгений Басорин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аның һөнәри белем бирү системасында күпьеллык намуслы хезмәте югары бәяләнде.

Якташыбызны лаеклы бүләге белән котлыйбыз, алга таба да һөнәри уңышлар телибез!

Фото – Мөслим политехник техникумыннан.

 


Нет комментариев