Укучылар янгын сүндерүчеләрнең эше белән танышты
15 октябрь көнне Күбәк урта мәктәбенең 5–6 сыйныф укучылары Иске Карамалы авылындагы янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә булдылар
Әтиләр көне уңаеннан оештырылган чара балалар өчен кызыклы һәм файдалы очрашуга әверелде.
"Укучылар янгын сүндерү техникасы, махсус җиһазлар һәм саклану чаралары белән таныштылар, ашыгыч шалтыратулар кабул ителә торган диспетчерлык хезмәтенең эшен күрделәр.
Белгечләр балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар, янгын сүндерү чараларыннан дөрес файдалану турында сөйләделәр һәм сорауларына җавап бирделәр.
Экскурсия укучыларда зур тәэсирләр калдырды, коткаручыларның җаваплы һәм батыр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләде", – диелә Күбәк мәктәбеннән алынган хәбәрдә.
Фотолар – Күбәк урта мәктәбеннән.
Нет комментариев