Яңалыклар

Татарстанлылар бер елда ничек итеп 1 миллион сум акча җыя ала

Бу хакта РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко сөйләгән

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев.

Аена 150 мең сумнан башланган керем алган очракта, елына 1 миллион сум туплау бик реаль. Бу хакта РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко сөйләгән. Аның фикеренчә, мондый максатка ирешү өчен бюджетны дөрес планлаштырырга, чыгымнарны күзәтергә һәм эшләгән акчаның бер өлешен системалы рәвештә җыеп барырга кирәк.

12 айда 1 млн сум капитал формалаштыру өчен, процентларны исәпкә алмыйча, ай саен якынча 83 мең сумны аерып куярга кирәк булачак. Әгәр дә акчаны еллык 15 процент керемле банк кертеменә урнаштырсаң һәм даими рәвештә хисапны тигез суммалар белән тулыландырсаң, айлык взнос күләме 77-78 мең сумга кадәр кимергә мөмкин.

«Әгәр керемегез аена 150 мең сумнан артык булса, максат - 60-70 мең сумга яшәү һәм калганын җыеп бару. Ләкин риск та бар. Бюджетны катгый алып барырга кирәк», - дигән Щербаченко NEWS.ru белән әңгәмәдә.

Аена 90 мең сумга кадәр акча эшләгәндә бер ел эчендә миллион җыю күпкә кыенрак: моның өчен керемнең шактый өлешен саклауга юнәлтергә туры киләчәк. Мондый шартларда, дип билгеләп үтте Щербаченко, өстәмә акча эшләү мөмкинлеген карарга һәм мәҗбүри булмаган чыгымнарны максималь киметергә кирәк.

 


Нет комментариев