Авыл хуҗалыгы

Умарта кортларын кышлату: тәҗрибәле умартачылар киңәшләре

Шушы көннәрдә район умартачылары чираттагы очрашуларын үткәрделәр

Җәй буе тыз-быз килеп бал ташыган умарта кортлары инде күптән тынып калдылар. Алар кышлату чорына аяк бастылар. Кышны уңайлы шартларда үткәргән кортларның җәен балны мулдан бирәчәген тәҗрибәле умартачылар яхшы аңлый.

Шушы көннәрдә район умартачылары чираттагы очрашуларын үткәрделәр. Анда төп игътибар бал кортлары гаиләләрен уңышлы кышлату мәсьәләсенә юнәлтелде. Очрашуны ачып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең умартачылык буенча белгече Мәрьям Саламаева:

– Бүгенге көндә Мөслим районы буенча 300 умартачы исәпләнә. Алар 4235 баш умарта тота. Шөкер, агымдагы ел умартачылар өчен уңышлы булды. Умарта гаиләләренә зур игътибар биреп, аларны яхшы тәрбияләгән һәр умартачы яхшы сыйфатлы мул бал алуга иреште. Бүген исә төп бурычыбыз – умарта гаиләләренең уңышлы кышлавын тәэмин итү. Район умартачылары да шушы әзерлек эшләре белән мәшгуль. Барлык умарта гаиләләре дә авыруларга каршы тиешле эшкәртү уздылар, дәвалау чаралары үткәрелде. Умарта гаиләләренең уңышлы кышлавы киләсе ел уңышына нигез булып тора. Ә моның өчен, барыгыз да белгәнегезчә, кортларга кышын азыкның җитәрлек булуы, талпан чиренә вакытында дәвалау үткәрү, көяләмәсен өчен, рамнарны складка урнаштырганда саклану чараларын күрү мөһим. Кышын һава суласын өчен умарта япмаларын чиста япмалар белән алыштырырга да онытмаска кирәк. Бүген тиешле вакытында башкарылмаган эшнең умарта гаиләләренең кышлап чыгуына зыян китерәчәген онытмыйк, – диде.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 16 октябрь саныннан укыгыз.


Нет комментариев