Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Замана яшьләренә – заманча бина!

“Мизгел” яшьләр үзәгендә ремонт эшләре башланды.

 “Мизгел” яшьләр үзәге бинасы 1959 елда мәдәният йорты буларак төзелә. Авыл халкы өчен бу зур вакыйгага әйләнә.
Мәдәният йортында төрле түгәрәкләр эшли башлый, яшь белгечләр кайта. 1990-2000 елларда әлеге бина укучылар йорты буларак хезмәт итә. 2006 елда, укучылар йорты һәм яшь туристлар станциясе берләштерелеп, мәктәптән тыш эшләр үзәге исеме астында эшли башлый. 2008 елдан әлеге бина “Мизгел” яшьләр үзәге исемен йөртә һәм яшьләрнең күңел ачу урынына әйләнә. Кичке дискотекаларга яшьләр бик теләп йөри. Соңгы елларда яшь парларны теркәү тантаналары, бәйрәм мәҗлесләре әлеге бинада үтте. Бүген “Мизгел” яшьләр үзәге бинасында күптән көтелгән ремонт бара. – Ремонт вакытында бинаның фасадын тышлау, ишекләр алыштыру, канализация, җылылык һәм су системаларын яңарту, сак һәм янгын сигнализацияләрен кую планлаштырыла. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен комплекслы эшләр дә башкарылачак, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Фатыйхова.
Капиталь ремонтны Казан шәһәренең “Таткоммунжилсервис” оешмасы алып бара.
Ремонт эшләре өчен 91 млн сум акча бүленгән. Ремонтны финанслауны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы үз өстенә алган. Төзүчеләр эшне кыска срокларда төгәлләргә уйлый. – Бинада кече һәм зур ике зал ясалачак. Кече залда кино, дискотека, тренинглар үткәрелсә, зур залда республикакүләм чаралар оештырылыр, дип планлаштырыла. Тавыш, музыка яздыру, уен бүлмәләре дә булачак. Махсус аш-су бүлмәсе яшьләргә үзләрен өйләрендәгечә хис итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ашарга әзерләү, өй эшләрен башкару өчен дә мөмкинлекләр булачак, – ди районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.

Лилия Шәймиева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев