Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Хезмәтебез уңыш бирсен, эшләребез уң булсын! Инфраструктура

Быел районда республика хөкүмәт программаларының 27се гамәлгә ашырылды. Инвестицияләрнең гомуми суммасы – 800 миллион сум.

“Мизгел” яшьләр үзәгендә капиталь ремонт узды. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 91 миллион сум акча бирелде. Бинаның фасады эшләнде, ишекләр, канализация, җылылык һәм су системалары алыштырылды, сак һәм янгын сигнализацияләре эшләнде. Бинада кече һәм зур ике зал ясалды. Тавыш, музыка яздыру, уен, аш-су бүлмәләре эшләнде. 

“Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт” программасы нигезендә өч йортта ремонт үтте.

“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда капиталь ремонт узды. Лагерьга керү өлеше, сак хезмәте бинасы ясалды, ашханә, йокы бүлмәләре, медицина бүлмәләре ремонтланды һәм яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Электр, канализация системалары алыштырылды.

“Уңайлы мохит формалаштыру” программасы нигезендә Спорт паркының өченче чираты эшләнде. Ремонт өчен 11,5 миллион сум хөкүмәт ярдәме бирелде. Нәтиҗәдә тротуарлар ясалды, яктырткычлар, балалар мәйданчыгы урнаштырылды. Тагын бер ял урыны – “Бәхет” скверы ачылды.

“Чиста су программасы” нигезендә Югары Табын, Катмыш авылларында яңа су линияләре эшләнде.

Катмыш авылында күпбалалы гаиләләргә адресланган җир участокларына газ кертелде.

“Үзара салым” программасы ярдәмендә район үзәгендә су башнясына ремонт ясалды. Башняның нигезе ныгытылды, су җыелу цистернасы һәм су торбалары алыштырылды, яктырткычлар куелды.

Мөслим авылының “Яңарыш” һәм Аэропорт микрорайоннарында 11 урамга асфальт юл салынды. Тукай һәм Колхоз урамнарында тротуарлар ясалды. Балалар сәнгать мәктәбе янында 100 метр арага тротуар салынды. Яңа микрорайоннарга бишенче электр линиясе  сузылып, урамнар яктыртылды. 
Михайловка авылында “Авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү һәм капиталь төзекләндерү” программасы ярдәмендә авыл җирлеге советы бинасы төзелде. Аны ачу тантанасында ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин катнашты.

Римма Афзалова фотосы. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев