Үзара салым – авыл үсешенә уртак өлеш
Кичә Ташлыяр авылында үзара салым акчасы хисабына вак таш кайтартканнар. Авыл халык шул арада аны кул көче ярдәмендә юлларга таратып та өлгергән
"Бу эш авыл халкының уртак көче белән башкарылды: актив авылдашлар техника белән дә, кул хезмәте белән дә ярдәм итеп, юлларны тәртипкә китерүгә үз өлешләрен кертте.
Мондый уртак эшләр авылның төзеклеген арттыру белән генә чикләнми, ә бердәмлекнең һәм үзара ярдәмләшүнең ачык мисалы да булып тора. Бергәләп башкарылган хезмәт нәтиҗәсендә юллар уңайлырак һәм хәвефсезрәк булачак. Рәхмәт һәркемгә битараф булмаганлыгы һәм уртак эшкә кушылганы өчен! " – дип хәбәр итәләр Тойгелде авыл җирлегеннән.
Фотолар - Тойгелде авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев