Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Инфраструктура

Парк юбилеена әзерләнә

2016 елда беренче кунакларын кабул иткән “Кояшлы Ык” ял зонасы Мөслимнең йөзек кашына әверелде

Районыбызга кайлардан һәм нинди генә кунаклар килми. Һәркайсы “Кояшлы Ык” ял зонасы белән кызыксына, шунда барырга тырыша. 5 чакрымга сузылган, 60 гектардан артык мәйданны тәшкил итүче ял зонасы 10 ел халыкка хезмәт итә.

Кайчандыр чүп-чар белән тулган Ык буе ландшафтның төрле формаларына бай ял урынына әверелде. “Парклар һәм скверлар” һәм “Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү” республика программалары ярдәмендә сафка баскан “Кояшлы Ык” һәм “Киләчәк” парклары төрле масштабтагы чараларны кабул итәргә сәләтле мәйдан булып тора. Бүген биредә республика дәрәҗәсендәге фестивальләр, мәдәни һәм спорт чаралары, бәйрәмнәр үткәрелә. Яшьләр Ык буеның иң матур урынында никах тантаналарын үткәрергә гадәтләнде. Соңгы елларда чыгарылыш кичәләре дә ямьле Ык буенда үтә. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаучы райондашларыбызга да биредә мөмкинлекләр җитәрлек. 1,5 километрга сузылган асфальт юл һәм төрле материаллар – табигый таш, агач, брусчатка, плитәләр салып эшләнгән өстәмә юллар “Кояшлы Ык” ял зонасында елның төрле вакытында йөрергә мөмкинлек бирә. Бик күпләр биредә җәяү яки велосипедта, самокатта йөри, кышкы чорда чаңгы шуа.

“Кояшлы Ык” ял паркы төзелүгә киләсе елда 10 ел була. Кечкенә булса да юбилейга әзерлек эшләре быел ук башланды.

– “Кояшлы Ык” һәм “Киләчәк” паркларында башкарылачак төзекләндерү эшләрен барладык. Паркта яктырткычларның күбесе янып чыккан, лампалар алыштырылачак. Агачтан ясалган һәм брусчатка җәелгән юллар яңартылачак. Коры елганы яңадан ясау нияте бар. Андагы иске агачларны юк итеп, яңа бизәлеш кертергә исәплибез. Кече амфитеатрга өстәмә яктырткычлар һәм яңа сәхнә куелачак, утыргычлар алыштырылачак. Паркны ауган, корыган агачлардан чистарту күздә тотыла, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Без, адәм балалары, шулай яратылган: булмаса – юк дип тавыш куптарабыз, булганын саклап тота белмибез. Мөслимдәге кебек зур мәйдан биләгән ял урыннары һәр районда да юк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз шушы ял почмагын бер тапкыр булса да күрергә, Ык буен бер урап кайтырга зар-интизар булып гомер итә. Ә без шушы матурлыкны, табигатьне саклау кагыйдәләрен балаларыбызның исләренә төшерергә онытабыз, үзебез дә таләпләрне һәрвакыт та үтәмибез. Ык буенда яктырткычларны ватучылар, утыргычларны, агач юлларны җимерүчеләр бар. Нинди зыян салырга дип йөри бугай кайберәүләр.

– Мөслим күперендә ремонт эшләре башлангач, пантон күпергә бару юлына утыргычлар куйдык. Бер-ике атна да үтмәде, утыргычларны ватып-җимереп бетерделәр. Чүп савытларына бөтенләй тынычлык юк! Аларны тибеп-аударып китәләр, читкә болгап аталар. Ык буеның матурлыгына сокланырга, ял итәргә килгән кеше болай эшләми бит. Бу вәхшилекне көн дәвамында биредә чабулап йөрүче балаларыбыз эшли. Ял зонасына урнаштырылган күзәтү камералары да куркытмый намуссыз мөслимлеләрне. Бүген видеокамералардагы язмалар аша вандалларны эзлибез, – диде Марат Бәйрханов.

Сүз дә юк, тәртипсез гамәлләр кылучылар штраф түләгән өчен генә борчылмас, әмма шушы җирлектә әтиәниең, туганнарың, балаларың да яшәвен онытмаска кирәк. Син җимергән, ваткан урында якыннарың ял итәргә мөмкин. Мөслимлеләр үзләрен чын мөселмен кешесе итеп тотсын, тәртипле һәм итагатьле булсыннар иде. Бүген без ватсак, алга таба балаларыбыз җимерсә, киләчәктә онык-оныкчыкларыбызга ни калыр? Мөслим матурлыгын югалтмасмы? Шул хакта уйланыйк әле, җәмәгать!

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев