Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Инфраструктура

Йөрер юллар имин булсын

Агымдагы елда район территориясенең һәр юнәлешендә диярлек һәм авылларда юллар төзекләндерү эшләре башланып китте

Бик еш кына халык телендә юлларны “тормыш артериясе” дип атаганнарын ишеткән бар. Чыннан да, юллар аша кешелек дөньясының яшәеше тәэмин ителә бит. Шунысын да әйтергә кирәк: төзек, матур юллар авылларның йөзен билгеләүче бер сыйфат та булып тора. Агымдагы елда район территориясенең һәр юнәлешендә диярлек һәм авылларда юллар төзекләндерү эшләре башланып китте.

Мөслим-Шуганка юлы 

Шуганка авылының керү юлы

Мөслим-Шуганка юнәлешендәге юл трассасы соңгы елларда җимерелеп, сыйфатсызга әйләнгән иде. Узган ел әлеге юнәлештә күпер һәм Олы Чакмак авылына баручы юнәлештә юл өлеше төзекләндерелгән булса, быел исә Шуганка авылына баручы юнәлештәге өлештә төзекләндерү эшләре башланып китте.

– Республика программасы ярдәме белән Мөслим – Тат. Шуган юлының Шуганка авылына баручы 1 километр 280 метр озынлыктагы өлешенә асфальт өслек түшәлде инде. Биредә иң элек җир өслеге эшләнде, юл аша салынган 6 данә торба олы торбаларга алыштырылды. Бүгенге көндә икенче өлештә җир тигез-ләү эшләре дәвам итә. Биредә балчык салынып, аның өстенә комлы таш җәеләчәк. Әлеге юл 2 ел дәвамында эшләнәчәк. Быел максатыбыз – Шуганка авылына керү өлешенә барып җитү. Киләсе елда исә авыл эчендәге юлны төзекләндерү эшләре белән мәшгуль булачакбыз, – диде “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе Нияз Шәймиев.

Югары Табын авылы

Югары Табын авылыюлы

Югары Табын авылы халкы да соңгы берничә елда юлларның торышы канәгатьләнерлек булмавыннан зарланды. Чыннан да, һава торышының яңгырлы чорында, язгы һәм көзге вакытларда юлларда йөрү тагын да авырлаша иде. Быел авылда юлларны төзекләндерүгә керештеләр.

– Бүгенге көндә Югары Табын авылының Кооператив һәм Тукай урамнарында юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә, – ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.

– Тукай урамында “Асфальт өстенә асфальт” республикасы программасы ярдәмендә 1 километр озынлыкта юллар төзекләндерелә. Төзекләндерү эшләрен “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы бригадасы егетләре башкара. Биредә иң элек юлның җире тигезләнде, аннан соң 18 сантимерт калынлыгында вак ташлы ком катнашмасы өстәлде, шушы өслеккә 10 сантимерт калынлыгында асфальт өслек түшәлде. Бүген юл төзүчеләр асфальт юл кырыена вак таш түшәү, мәчет, мәктәп, авыл мәдәният йорты һәм урамнарга борылып керү өлешләрендәге урыннарга таш җәю белән мәшгуль. Авылның Кооператив урамындагы юлда төзекләндерү эшләре төгәлләнде инде. Биредә 450 метр озынлыктагы юлга гравий өслек түшәлде. Моның өчен үзара салым акчалары кулланылды. Авыл халкы да, җирлек Советы да республика хөкүмәтенә һәм район җитәкчелегенә шушындый мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Иске Карамалы һәм Катмыш авыллары

Катмыш авылы юлы

“Асфальт өстенә асфальт” программасы ярдәмендә Иске Карамалы һәм Катмыш авылларында да төзекләндерү эшләре башланып китте. Иске Карамалыда эшләр инде төгәлләнсә, Катмыш авылында бу эш дәвам итә.

1 километр 800 метр озынлыктагы юлга ике катлам асфальт түшәлде. Биредә җир өслеге эшләнмәде, элеккеге асфальт өслек тигезләп киселде һәм шуның өстенә асфальт җәелде. Шулай ук юл кырыена ак таш та җәелә, – ди  “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе Нияз Шәймиев. – Катмыш авылындагы юлларны төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасында эшләүче “Урам-юл челтәрен төзекләндерү” программасы ярдәмендә эшләнә. Биредә иң элек юл өслеге тигезләнә, аннан соң 20 сантиметр калынлыгында вак ташлы ком җәеләчәк һәм шушы өслеккә 2 километр озынлыкта ике кат асфальт өслек түшәләчәк. Юлның барлык озынлыгы 1 километр 400 метр тәшкил итә. Төзекләндерү эшләрен һава торышы коры торганда тиз арада төгәлләргә исәп тотабыз.

Исәнсеф-Чишмә авылы

Исәнсеф-Чишмә авылы юлы

Исәнсеф-Чишмә авылына керү юлында да озак көтелгән төзекләндерү эшләре башланды. Язгы һәм көзге яңгырлар чорында әлеге юлдан үтү, өлкәннәребез әйткәндәй, гүр газабын үтүгә тиң иде. Узган ел авылга республика матбугатыннан да вәкилләр килеп, юлдагы вәзгыять хакында язып чыктылар. Шуңа да башланып киткән төзекләндерү эшләрен авыл халкы хуплап каршы алды.

– Элек авылга нибары грунт юл гына иде. Шуңа да озакка сузылган яңгырлар вакытында, язгы һәм көзге чорда бу юлдан үтү иң авыр мәсьәләгә әйләнде, – ди Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов. – Ниһаять, бүгенге көндә озак көткән эшләр башланып китте. Төзекләндерү эшләре республика программасы ярдәмендә башкарыла. Авылыбызга керү өлешендәге юлны төзекләндерү эшләрен “Татавтадор” җәмгыятенең Мөслим участогы егетләре башкара. Биредә 5,2 чакрым озынлыкта юл төзекләндерелә: юл өслеге күтәртелә, киңәйтелә, су агу өчен юл аркылы торба салына, юл кырындагы агачлар алына һәм юлга гравий өслек түшәлә. Һава торышы коры торганда, төзекләндерү эшләрен тиз арада төгәлләргә дигән максат белән тырышып эшлиләр егетләр. Республика хөкүмәтенә, район башлыгы Альберт Хуҗинга ярдәмнәре өчен барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Мөслим үзәгендәге өченче урау юлда да эшләр ахырына якынлаша. Биредә җәяүлеләр өчен бордюрлар урнаштыру төгәлләнде, янәшә урамнарга борылып керү юлларын ясау да төгәлләнеп килә. Юлчылар асфальт өслекнең соңгы катламын җәюне дә тәмамлап киләләр.

Сыйфатлы, каралган юллар юл-транспорт һәлакәтләрен киметергә дә ярдәм итә. Тик юлда йөрүчеләргә үзләренә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим. Ә бүген, шөкер, районыбызның кайсы гына ягына юнәлсәң дә, һәр якта юлларның торышы яхшырганнан-яхшыра бара. Озакламый Мөслим-Вәрәшбаш юнәлешендәге юлда да төзекләндерү эшләре башланып китәр. Бары тик сабыр булырга һәм алга карап, өмет белән яшәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев