Яңа Сәеттә Зөлфәт паркы барлыкка килде
Бәйрәмдә Фәтхулла Абдуллинның авыл тарихын үз эченә алган “Без бит – Яңа Сәетләр” китабы халыкка тәкъдим ителде.
14 июнь көнне Яңа Сәет авылына 120 ел тулу уңаеннан бик матур чара – Авыл көне – якташлар очрашуы узды. Яңасәетлеләр истәлекле датага бер ел алдан әзерләнә башлаган. Көздән үк элек мәдәният йорты урнашкан территорияне чүп-чардан, таштан арындырганнар. Читтә яшәүче авылдашлары белән бергәләп, алар ял паркы булдырганнар. Паркка “Зөлфәт паркы” дип исем биргәннәр.
Чарага якташыбыз, шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зөлфәтнең тормыш иптәше Фирая ханым һәм аның кызы Кадрия дә кайткан иде.
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов бертөркем авыл кешеләренә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, авылны яшәтүдә биредә гомер итүче һәркемнең зур өлеш кертүен билгеләп үтте, читтә яшәүче яңасәетлеләргә материаль ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәмдә Фәтхулла Абдуллинның авыл тарихын үз эченә алган “Без бит – Яңа Сәетләр” китабы халыкка тәкъдим ителде.
Матур җырлар, кызыклы уеннар, дәртле биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә махсус кунаклар – Фәнис Абдуллин җитәкчелегендәге “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы, Венера Нургалиеваның “Җырлы яшьлек” төркеме һәм үзешчәннәр чыгыш ясады.
Фотолар бәйрәмдә катнашучылардан тупланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев