Гимназиядә ремонт башланды
Мөслим гимназиясендә ремонт эшләре бара. Бүгенге көндә “Таткоммунжилсервис” оешмасы эшчеләре түбәне ремонтлау белән мәшгуль
Төзекләндерү эшләре “Гомуми белем бирү оешмаларына капиталь ремонт” программасы кысаларында башкарыла.
– 2003 елда сафка баскан бинага быел беренче мәртәбә зур ремонт керә. Уку йорты кулланылышка тапшырылганнан соң, 2017 елда мәктәп коридорлары буялды, фасады эшләнде, коридорларга армстронг түшәм ясалды һәм 130дан артык кабинет ишекләре алыштырылган иде. Быел шактый эш башкарылыр дип көтелә. Ремонт апрель аенда башланып китте, бригада эшне 1 июльгә төгәлләргә планлаштыра. Түбә проблемалы участок булып санала. 2008 һәм 2015 елларда түбәгә ремонт ясасак та, бу эш белән тулысынча кулларны чишеп булмады. Түбәнең скаты дөрес ясалмау сәбәпле, яңгыр үтә. Быел актлар залы, спорт заллары ремонтлана һәм фойе өлешендә түбә өр-яңадан ясалачак, – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.
Бәдрәфләргә дә ремонт ясалачак. Тугыз комплект санузел бүлмәләренә косметик ремонт үткәреләчәк. “Ремонт барышында инженер-инфраструктура чыганакларын да алыштыру мөһим. Подвалда система тулысынча алыштырылачак”, – ди ремонтны башкаручылар.
– Ремонт барышында гимназиядә сыйныф бүлмәләренең бүлмәара ишекләре дә яңартылачак, җылылык һәм су системалары тулысынча алыштырылачак. Бинаның җылыту системасы төзелгәннән бирле ремонт күрмәгән, торбалар тузган. Эксплуатация вакыты узган чуен торбалардан әледән-әле су бәрү шуның белән аңлатыла. Җылылык системасын тулысынча алыштыргач, бу проблема юкка чыгар, дип уйлыйбыз, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.
Ремонтны башкарып чыгу өчен 32 миллион сум акча каралган. Өстәмә средстволар булса, мәктәп коридорларын да яңа дизайнда эшләргә телиләр.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 16 май саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев